Балык Бистәсе агротехника техникумында имтиханнар булды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

2021 елның 22-23 декабрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «В», «С», «Е» Һәм «D» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш трактородромда узды.  Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

 Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International