2021 елның 29 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 29 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Алексеевск ш.т.п., Совет мәйданы, 6.

Гражданнарны кабул итү турында мәгълүматны әлеге телефоннар аша алырга мөмкин: (843) 221-77-85, (843-41) 2-32-74.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International