Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы алдынгылары бүләкләнде

2021 елның 24 декабре, җомга

24 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы алдынгыларына багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара мәдәният йорты бинасында яңа уңыш продукциясе композициясеннән башланды. Сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. Тантаналы шартларда районның агросәнәгать тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында – механизаторлар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов авыл хезмәтчәннәренә эшләренә тугрылыклы булганнары һәм җиргә ихлас мәхәббәт белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International