Кышын таудан шуу милли традицияләрнең берсе. Күңел ачуларның әлеге төре соңгы елларда тауларда шуу өчен төрле инвентарь барлыкка килүгә бәйле рәвештә бик популярлашты.
«Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең административ бинасы каршындагы мәйданда ике «Кышкы тау» аттракционы файдалануга тапшырылды. Кышкы тауларны сынау быелның декабрендә «ПРОММАШ ТЕСТ» ҖЧҖ «Аттракционнар һәм күтәртү корылмалары» сынау лабораториясеннән экспертлар чакырып башкарылды.
Казан буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге барлык тәкъдим ителгән документларны тикшергәннән һәм аттракционны караганнан соң, «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, «Кышкы тау» дигән ике аттракционны дәүләт теркәвенә алынды, аны эшләтүче затка дәүләт теркәве билгеләре турындагы таныклыклар бирелде.
Кышкы тауларның икесе дә аттракционнарны имин эксплуатацияләү таләпләренә туры килә. Алар кышкы тауларның башка эксплуатантлары өчен үрнәк булырга тиеш.
КМПО АҖ коллективына мәрхәмәтле һәм канәгать кунакларны – күбрәк, ә балаларга һәм аларның әти-әниләренә күңелле ял итүләрен телибез.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!