Алабуга муниципаль районы «ЦПК -ТАТНЕФТЬ» ӨҺБ ХМУ автомәктәбендә имтихан булды

2021 елның 24 декабре, җомга

2021 елның 23 декабрендә «ЦПК -ТАТНЕФТЬ» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «AI» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 13 кеше кертелде. 12 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне «AI» категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 12 кеше тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар әлеге категория буенча тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

Шиһапов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International