2021 елның 29 мартында Азнакай муниципаль районының «Актүбә» МУП тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 6 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү вакытында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, тиешле категориядәге таныклыкларга, аптечкаларга, янгын сүндерү чараларына һәм тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.