Быелның 22 декабрендә Ютазы муниципаль районының «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП базасында эш графигы буенча чираттагы техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 11 берәмлек техника: тракторлар һәм башка юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту приборларына, арткы йөреш сигналларына, борылыш күрсәткечләренә, утлы маякчыкларга, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, махсус техника һава шартларына бәйле рәвештә эшләү өчен тәүлек әйләнәсе әзер булырга тиеш. Механизаторларның беркетелгән махсус техника белән эшләүгә рөхсәтләре бар. 9 берәмлек техника тикшерү узды, икесе буенча техник тикшерү акты төзелде.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.