Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыру

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген якынлашып килүче, Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән Яңа 2022 ел алдыннан тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләренә 20 данә Lada Granta хезмәт автомобиле ачкычлары тапшырылды.

Ачкыч тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Залаков Наил Ринат улы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов катнашты.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов үз чыгышында республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең матди-техник базасын тәэмин итүдә һәм яңартуда даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең бурыч – бу машиналарны саклау һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, чөнки хезмәтнең максаты – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу», – диде Радик Зыятдинов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International