22 декабрьдә Баулы районында «Снегоход» операциясе узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

2021 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2021 елның 3 декабрендәге 01-05/314-пр номерлы боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында «Снегоход» операциясе буенча рейдлар үткәрелде.

Рейд барышында 9 үзйөрешле машина тикшерелде, хокук бозу очраклары ачыкланмады. Район буенча тикшерүләр 2021 елның 26 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Р.М. Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International