«Татнефть» кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында мототранспорт чаралары йөртүчеләргә имтихан уздырылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханнарның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең RM-500 транспорт чарасында йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтихан бирергә тиешле 12 курсантның барысы да аны уңышлы тапшырды.

Материалларны Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АI категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

А1 категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгына ия булу «Татнефть» ГАҖ нефть чыгару операторына эшкә урнашу өчен мәҗбүри шартларның берсе булып тора.

И.Н.Галимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International