Лениногорск нефть техникумы мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен әзерләп чыгарды. Быелның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын алуга имтихан алды. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар автоматик режимда имтихан нәтиҗәләрен бирә торган махсус программа урнаштырылган компьютерларда имтихан билетларын хәл иттеләр. Гамәли өлештә укучыларның RМ-500 транспортында йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Сынауга килгән 13 курсантның 12се аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АI категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
И.Н.Галимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.