18 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «погрузчик» йөртүче квалификациясенә имтиханнар кабул ителде. Сынауның теория өлешен уңышлы тапшырган укучылар практик өлешкә кертелде, анда төяү-бушату эшләрендә алынган күнекмәләрне күрсәттеләр. Исемлеккә кертелгән 15 кешенең 3се имтиханны бирә алмады, кабат имтиханнар җиде көннән соң булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган механизаторларга алга таба таныклыкка тиешле квалификация турында тамгалап, тракторчы-машинист таныклыклары алыштырылачак.
Р.К. Сабиров - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.