Снегоход – хәтәрлек дәрәҗәсе югары булган транспорт чарасы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

19 декабрьдә Минзәлә шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, снегоходларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау буенча рейд үткәрелде. 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча административ беркетмәләр төзелде. «Снегоход» дип исемләнгән профилактик операция бөтен кышкы чорда башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә даими үткәрелеп тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегендә 120 берәмлек снегоход теркәлгән. Теркәлү зарурлыгы хуҗаларның бердәнбер бурычы түгел, шулай ук әлеге категория техникага идарә итү хокукы белән таныклык булырга һәм аңа ел саен техник карау уздырырга кирәк. 

Статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә хокук бозып файдаланыла торган транспорт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары теркәлә.

Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International