Сарман муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Снегоход» операциясе уза

2021 елның 10 декабре, җомга

Ел саен, кар чанасы сезоны кызган чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары, ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә,  «Снегоход» профилактик операциясен үткәрә. Быел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча ул 6-26 декабрь көннәрендә уза.

Моточаралар белән куркынычсыз идарә итү әлеге транспорт хуҗаларыннан билгеле бер күнекмәләр һәм иминлекле файдалану нигезләрен белүне таләп итә. Шуңа күрә дә «Снегоход» профилактик операциясен үткәрүнең төп бурычларының берсе – юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларыннан файдалануда иминлек дәрәҗәсен арттыру. Операция кысаларында беренче чираттагы игътибар кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле травмаларны юкка чыгаруга, физик һәм юридик затларга караган моточараларны теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, номерларның һәм агрегатларның исәпкә алу күрсәткечләренә туры килүенә юнәлтелде. Сарман районы юлларында файдаланыла торган тракторлар, кар чистарту техникасы да игътибардан читтә калмый.

«Снегоход» операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман  районы бүлеге тарафыннан юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны ачыклау буенча даими профилактик рейдлар үткәрелә. ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән уртак рейдлар оештырыла.

 7 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 12 берәмлек кар мотоциклы һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде, административ хокук бозу очраклары ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ чаралар күрелде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International