2021 елның 8 декабрендә «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 10 кеше сынау тапшыруга кертелде, шулардан теория өлешен тапшыруга 10 кеше килде, сынауның гамәли өлешенә 10 кеше кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.