Алабуга муниципаль районының «ДИАЗ» УҖП ҖЧҖ автомәктәбендә имтихан булды

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 9 декабрендә «ДИАЗ» УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 29 кеше кертелде. Шулардан 23 кеше теоретик һәм практик өлешне уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Шиһапов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International