Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
2003 елның 9 декабрендә бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә имзалау өчен коррупциягә каршы БМО Конвенциясе ачыла (документ БМО Генассамблеясе тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителгән). Әлеге документның эчтәлеге коррупцияне кисәтү, гаеплеләргә җәза бирү чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота.
Россия әлеге Конвенцияне иң беренчеләрдән булып имзалаган ил санала.
Конвенция нигезендә документны имзалаган дәүләтләр коррупцияне, иҗтимагый куллану өчен билгеләнгән товар һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерүне, шәхси файда алу максатыннан закон һәм кагыйдәләр чыгаруга йогынты ясауны җинаять дип танырга бурычлы.
2008 елда Россиядә “Коррупциягә каршы тору турында” Федераль Закон кабул ителә, анда коррупцияне кисәтүнең хокукый һәм оештыру нигезләре билгеләнгән. Закон нигезендә Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору түбәндәге принципларга нигезләнә: кешенең һәм гражданның төп хокукларын һәм ирекләрен тану, тәэмин итү һәм яклау; законлылык; дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең халыкчанлыгы һәм ачык булуы; коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылыкның котылгысызлыгы; сәяси, оештыру, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисади, социаль һәм башка төрле чараларны комплекслы файдалану; коррупцияне кисәтү буенча чараларны өстенлекле куллану; дәүләтнең гражданлык җәмгыяте институтлары, халыкара оешмалар һәм физик затлар белән хезмәттәшлеге. Закон түрәләрне эш бирүчегә керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы бурычлары һәм гаилә әгъзаларының – тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балаларының табышлары турында мәгълүматлар тапшырырга мәҗбүр итә.
Коррупцияне кисәтү безнең планетаны сакларга, эш урыннары булдырырга, гендер тигезлегенә ирешергә ярдәм итә, сәламәтлек һәм белем бирү кебек төп хезмәтләргә юл ача.
Татарстан буенча Гостехнадзор идарәсендә Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Прокуратурасы вәкилләре катнашында ел саен коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган семинарлар уза. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен тәртипкә салган хокукый-норматив актлардагы үзгәрешләр белән танышулар оештырыла.
Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция күренешләре турында мәгълүмат урын алган язмаларга даими рәвештә күзәтү ясала, язмалар анализлана, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр коррупция фактлары барлыгына тикшерелә.
.
Татарстан буенча Гостехнадзор идарәсендә (8843)221-77-85 номеры буенча «ышаныч телефоны» да эшли. Әлеге телефон аша кешеләр Татарстан буенча Гостехнадзор идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан кылынган коррупция очраклары, аларның хезмәт вазыйфаларын башкармавы яки тиешле дәрәҗәдә башкармавы, халык белән дорфа яки хаталы аралашуы, әлеге гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу турында хәбәр итә ала.
Алда телгән алынган коррупциягә каршы тору һәм кисәтү чаралары Гостехнадзор идарәсе алдына куелган бурычларны башкарганда коррупция очраклары күзәтелү ихтималын киметергә ярдәм итә.
Коррупциягә каршы көрәшнең хокук саклау органнары бурычы гына түгел, цивилизацияле һәм хокукый дәүләттә яшәргә теләгән һәркемнең бурычы икәнлекне истән чыгармаска кирәк.