2021 елга эшләр планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очракларын киметү, шулай ук транспорт чараларының әлеге категориясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 2021 елның 6 декабреннән 2021 елның 26 декабренә кадәр Әлки муниципаль районында «Снегоход» профилактик операциясе уздырыла. Техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгы тикшерелә, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү тамгаларын һәм аларның дөрес урнаштырылган булуы тикшерелә. Нәтиҗәдә 1 беркетмә төзелде һәм 1 күрсәтмә бирелде. Барлыгы 11 берәмлек техника тикшерелде.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе.