«Лебяжье» фонды» коммерциячел булмаган оешмасының барлык юл транспорты чаралары сезонлы техник хезмәт күрсәтүгә җәлеп ителде һәм эксплуатациягә әзер, бу Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре бүлеге тарафыннан 06 декабрьдә үткәрелгән техник тикшерү беркетмәсе белән раслана. Кар машиналары йөрү часте, электр җиһазлары, руль идарәсе, имин эксплуатацияләү системалары төзеклегенә һәм йөртүчеләрнең идарә хокукы таныклыгы булуына карата тикшерелде. Техник тикшереп чыгуга тәкъдим ителгән үзйөрешле 15 машинага техник тикшерүне узу турында таныклык тапшырылачак.
Кар машиналарын техник яктан тикшерү ел саен, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, эксплуатацияләү сезоны алдыннан уздырыла. Физик һәм юридик затлар аларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган «Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру кагыйдәләре» нигезендә техник тикшерүгә тапшырырга тиеш.
Хәрәкәт куркынычсызлыгын, куркынычсызлык техникасын, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында, юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләр үтәлешен тикшереп тору максатларында, 2021 елның 6 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход-2021» профилактик операциясен үткәрү планлаштырыла.
Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.