2021 елның 16-17 ноябрендә Арча муниципаль районы хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын комиссия бәяләде. Комиссия Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге җитәкчесе И.Х.Габбасов җитәкчелегендә, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча ЮХБ консультанты Р.Р.Шакирҗанов катнашында эшләде.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы бәяләнде, дәүләт стандартлары таләпләре буенча, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарны, чәчү комплексларын, агрегатларны һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларын көзге-кышкы ремонтлауга әзерлегенә аерым игътибар бирелде.
Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга «Заря» АФ» ҖЧҖ (57 балл) лаек булды, икенче урында – «Северный» АХП ҖЧҖ (56 балл) һәм өченче урында – «Возрождение» АФ ҖЧҖ, «Кырлай» АФ ҖЧҖ, «Казанка» АФ ҖЧҖ (55 балл).
Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.