2021 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан «Алойл-Ремсервис» ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Техникага техник тикшерү үткәргәндә аерым игътибар түбәндәгеләрне тикшерүгә бирелде: тормоз системасы, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарту һәм юдыру җайланмаларына, шиннарга, двигательләр торышына һәм конструкциянең башка элементларына, шулай ук аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуына. Техник тикшерүгә 17 берәмлек техника әзерләнгән иде, барлык тәкъдим ителгән үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тикшерүне уңышлы узды һәм РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник яктан карау турында» 1013 номерлы карар таләпләренә туры килә иде.
Р.М. Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы инспекторы.