Алабуга муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм техниканы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча конкурс

2021 елның 19 ноябре, җомга

2021 елның 18 ноябрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән конкурс кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Ә. Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары В.С. Евстигнеев, Алабуга муниципаль районы буенча авылхуҗалыгы идарәсе башлыгы И.Х.Салихов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе катнашындагы комиссия Алабуга муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында йөреп чыкты.
         Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләрен әзерләүгә 70 баллы системасы буенча бәя бирде һәм «Яңа Юраш» АФ» ЯАҖ беренче урын бирелде, икенче урында – «Яш Куч» АФ ҖЧҖ һәм өченче урында – «Колос» АҖК. Район буенча уртача балл – 65,2.

М.М.Шиһапов – бүлек җитәкчесе – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International