Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының алдагы кышкы саклауга әзерлеген тикшерделәр

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, быел Буа районы аграрийлары бик мөһим эшкә кереште – авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләргә кирәк. 17 ноябрьдә министр урынбасары Р.Р. Хәбипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күчмә комиссиясе Казан ДАУ вәкиле – агробизнеста машина һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т.Хәлиуллин катнашында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын карап чыкты. Комиссия эшендә Буа районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Х. Габитов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Е.Г. Разбитнов катнашты. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 8 хуҗалык тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны ике хуҗалык алды – «Авангард» ҖЧҖ һәм «Коммуна» ҖЧҖ (67 балл), икенче урынны «Заря» ҖЧҖ һәм Кадыйров Фәнил Фәһим улы КФХ бүлеште, алар өлешенә 65 балл туры килде. Өченче урын «Кыят» ААҖ бирелде, ул 64 балл туплады. Район буенча уртача әзерлек баллы – 65,3.

 

 

Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International