Сарман муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую конкурсы

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрьдә Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча конкурс узды.

Саклауга кую сыйфатын һәм әзерлек дәрәҗәсен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары – комиссия рәисе Рафаэль Фәттахов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов составындагы комиссия бәяләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин да тикшерү барышы белән танышты. Комиссия эшендә шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, баш инженерлар һәм конкурста катнашучы хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышы, дәүләт стандарты таләпләре нигезендә машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларына көзге-кышкы ремонт үткәрүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Нөркәй» агрофирмасына бирелде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, башка хуҗалыклар да техниканы саклауга яхшы әзерләнгән һәм районның барлык аграрийларында да 2022 елгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнү мөмкинлеге бар.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International