2021 елның 17 ноябрендә Тәтеш районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерләнү буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Хәбипов җитәкчелегендә, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т. Хәлиуллин, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.А.Балантаев катнашындагы комиссия хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район хуҗалыкларында башкарылган эшләр сыйфатын бәяләде. Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышы, үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюда стандартларның үтәлеше, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышы, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклауның бүгенге торышы бәяләнде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Иң күп балл җыючылар: «Колос» ҖЧҖ – беренче урында, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ, өченче урында – «Татарстан» ҖЧҖ.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.