Чистай районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс булып узды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 17 ноябрендә «Татмелиорация траст компаниясе» ААҖ генераль директоры З.Х.Сөнгатуллин, Казан дәүләт аграр университеты кафедрасы мөдире В.Г. Пикмуллин, Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.А.Ромадановский, Чистай районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.М.Дудин катнашындагы комиссия Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын саклауга куюны, машина-трактор паркларының һәм ремонт мастерскойларының торышын тикшерде. Тикшерү барышында техниканы саклауга куюның сыйфатына аерым игътибар бирелде, чөнки 2022 елгы кыр эшләрен үз вакытында һәм уңышлы башкару шуңа бәйле бит. Тикшерү барышында ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр җиткерелде һәм сроклары билгеләнде.

 

Сергей Дудин – Чистай районы һәм Чистай шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International