17 ноябрьдә Апас муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать оешмалары арасында конкурс узды. Үсемлекчелек буенча министр урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендәге комиссия Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас районында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Р. Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.Ф. Солтанбәков һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм инженерлары катнашында районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Апас-Мол» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе алды, икенче урында – «АгроАктив» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Свияга» АХП» ҖЧҖ Акхуҗа бүлекчәсе.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.