Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алмаштыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.