Быелның 10 ноябрендә, эш графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында чираттагы техник карау уздырылды. Әлеге предприятиедә теркәлгән техника күп булу сәбәпле, ел дәвамында техник карау өч этапта уза. Техник карауга теркәлгән 125 берәмлек арасыннан барлыгы 16 трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.