Узган ял көннәрендә Болгар шәһәрендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары старт алды. Волейбол мәйданчыгында район данын төрле муниципаль структуралар хезмәткәрләре яклый: Радик Канәфин (команда капитаны) - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, Илшат Заһидуллин - район башлыгы урынбасары, Станислав Зайцев – Башкарма комитет җитәкчесе, Дамир Шәрифуллин һәм Андрей Кузьмин - җирлек башлыклары, Алексей Тимирясов - мәдәният бүлеге җитәкчесе, Илдар Бикмөхәммәтов - дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. Аксубай районы командасы уеннарда лаеклы катнашып, нәтиҗәдә бишенче урынны яулады.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.