2021 елның 8 ноябрендә «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺББУ базасында «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына 12 кеше имтихан тапшырырга тиеш иде. Имтиханга 7 кеше килде, аларның 5се беренче тапкырдан ук теория өлешен тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде, анысын да уңышлы тапшырдылар.
Сынауларны уңышлы тапшырган курсантлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Сынауны тапшырмаганнар өчен имтиханны 7 көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.