Хөрмәтле Татарстан халкы!

2021 елның 5 ноябре, җомга

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Конституция нормалары – хокукый системаның ныклы нигезе, аларны белү һәм үтәү җәмгыятебезнең үсешен билгели, һәр кешенең тормышына тәэсир итә. Тырышлыкны берләштереп, без күп кенә мөһим тармакларда һәм өлкәләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Республикабызның һәр кешесе үз хезмәте һәм таланты белән Ватаны иминлегенә һәм үсешенә өлеш кертә. Шулай гына без Татарстаныбызны тагын да куәтлерәк итә алабыз.

Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим.

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы                                                     Р.Р.Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International