Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау сүзләрен кабул итегез!
Дәүләтебезнең бөтенлеге, Россия халкының бердәм булуы – ул гармония һәм Россия үсешенең иминлек нигезе. Чын җиңүләргә бары тик бердәм булып кына ирешеп була.
Безнең балаларның киләчәктә кайсы илдә яшәячәге, аларның бер-берсен ни дәрәҗәдә аңлавы һәм ярдәмләшүе, газиз туган илләрен үстерү өчен күпме белем һәм көч сарыф итүләре һәм аларның ни дәрәҗәдә бәхетле булуы Сезнең белән бездән тора.
Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек телим, илебезнең төрле почмакларында дуслык, татулык булсын иде!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов