Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖдә техника тикшерелде

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Коммуналь хуҗалык структурасы – ул ел әйләнәсе эшли торган оешма. Шуңа күрә районда әлеге эш белән шөгыльләнә торган «Мишә» ҖЧҖдә ел саен уздырыла торган техник карауны эш көне башланганда, быелның 3 ноябрендә уздырылды. Техник карауга 6 берәмлек техника күрсәтелде. Үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәү документлары һәм ОСАГО полислары булуы, шулай ук янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, аварияле тукталыш билгеләре белән комплектлануы тикшерелде.

Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.   

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International