Бүген «ПРОГРЕСС» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «В, С» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, 17 кеше тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынауга кертелде. Алар арасыннан 16 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. 7 көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Р.И.Шәйхетдинов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.