Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының механизаторлары һәм инженер-техник составы алдында техниканы кышкы саклауга куюга бәйле бик мөһим бурыч тора.
Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – аның 2022 елгы кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә. Машиналарны озак саклауга кую алдыннан, машинаның эшкә яраклау өчен ремонт эшләренең кирәк булу-булмавын билгеләү һәм күләмен ачыклау максатында, аларның техник торышын тикшерәләр.
Чаралар комплексын һичшиксез гамәлгә ашыру зарур, бу – машиналарны чистарту һәм юу, аларны билгеләнгән урыннарга урнаштыру, машиналарның махсус җиһазландырылган складларда саклауга билгеләнгән состав өлешләрен салдырып алу, шул ук вакытта дым һәм тузан үтеп керүдән саклау һәм ярыкларны герметиклаштыру гамәлгә ашырыла, консистентлар белән майлап, төеннәргә һәм механик детальләргә консервация башкарыла. Саклауга куюның барлык этапларында җитешсезлекләр диагностикалана һәм җитешсезлекләрнең исемлек кәгазьләре төзелергә тиеш, ул авыл хуҗалыгы техникасын минималь финанс чыгымнары белән оптималь срокларда 2022 елгы кыр эшләренә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Машиналарны саклау тәртибе һәм техник шартлары ГОСТ 7751 - 2009 «Авыл хуҗалыгында файдаланыла торган техника. Саклау кагыйдәләре» кагыйдәләрендә билгеләнгән.
29 октябрьдә Сарман муниципаль районы хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге вәкилләре һәм хуҗалыклар белгечләре составындагы комиссия карап чыкты. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде. Карау нәтиҗәсендә хуҗалыкларның баш инженерларына авыл хуҗалыгы техникасын кыска срокларда саклауга куеп бетерү бурычы куелды.