14 октябрь көнне, эш графигы нигезендә, "Зеленодольск механика көллите" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында сынауны беренче тапкыр бирә алмаганнан соң җиде көн узгач, "В, С, Д, Е" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга икенча тапкыр имтихан уздырылды.
Сынау бирергә тиешле 12 студент арасыннан имтиханга 10сы гына кертелде. Сынауның теория һәм практика өлешен беренче тапкырдан ук 9 студент уңышлы бирә алды. Алар, нинди категория буенча белем алуына карап, тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.