«Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 12 октябрендә Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханга кертелгән 32 кешенең 25се сынауны уңышлы үтте, өчесе – куркынычсыз эксплуатацияләү һәм икесе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик өлешне һәм берсе гамәли өлешен тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 2021 елның 19 октябренә билгеләнде.

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International