2021 елның 11 октябрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Укучыларга имтихан үткәрү һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу кагыйдәләре турында аңлатылды. Сынауларны уңышлы узган укучылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Кабат имтихан 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә узачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.