Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы буенча квалификация имтиханы уздырылды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Быелның 7 октябрендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E, F категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханы узды. Сынауга барлыгы 27 кеше кертелде. Имтиханның теоретия өлеше, коронавирусны таратмау буенча билгеләнгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне исәпкә алып, уку йортының махсус компьютер сыйныфында үткәрелде. Махсус җиһазландырылган трактородромда соңгы стадия үткәрелде – имтиханның практик өлеше булды, анда барлык катнашучылар да тиешле категориядәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең үзләштерелгән күнекмәләрен күрсәтте. Имтиханга кертелгән барлык затлардан 21 кеше аны уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшыра алмаган яки сынауда катнаша алмаганнар өчен 7 көннән соң кабат имтихан оештырылачак.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International