«СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2021 елның 8 октябре, җомга

Ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы буенча 2021 елның 7 октябрендә «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына һәм махсус техникасына техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 53 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде. Шулай ук «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

 Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 53 таныклык бирелде.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International