Техника – ул үсемлекчелек һәм терлекчелектәге төп операцияләрне алып бару коралы. Шуңа бәйле рәвештә, хуҗалыклар сезонлы эшләр тәмамланганнан соң техниканы саклауга куюны тәэмин итәргә һәм ремонт башларга, йомшак төеннәр һәм механизмнарны билгеләргә, һәр техника буенча җитешсезлек исемлекләрен төзергә һәм кирәкле запас өлешләр буенча гаризалар формалаштыра башларга тиеш.
Техника җитмәгән һәм кыйммәт торган хәзерге шартларда техниканы ябык биналарда озак вакытлы саклау зарур. Мондый мөмкинлек булмаса, консервация буенча өстәмә операцияләр ясарга кирәк.
Техниканы саклауга кую АСК хуҗалыкларында планлы тикшерүләр вакытында дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелә торган объектларның берсе булып тора.