Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Ютазы муниципаль районында «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды. Операция барышында шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның үзйөрешле машиналарының һәм тагылмаларының техник торышына, техник карау уздыру турында, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булуына, дәүләт теркәү билгеләренең таләпләргә туры китереп урнаштырылуына, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүнең башка таләпләре үтәлүенә аерым игътибар бирелде.
Операция барышында физик һәм юридик затларга караган 30 берәмлек техника тикшерелде. Барлыгы 6 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча, аларны бетерү срокларын билгеләп, 2 күрсәтмә бирелде, 6 вазыйфаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылды.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.