АСК хуҗалык итүнең кече формалары белән семинар-киңәшмә

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

30 сентябрь көнне Минзәлә районында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агросәнәгать комплексына караган шәхси эшкуарлар катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Чара барышында туфрак эшкәртү, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү мәсьәләләре каралды.

Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны, авыл хуҗалыгы агрегатларын ышанычлы файдалану, сезонлы эшләр төгәлләнгәннән соң техниканы саклауга куюның әһәмиятле булуы турында сөйләде.

Р.М.Гыйльманов – ТР Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International