Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә игелек һәм хөрмәт бәйрәме алдыннан дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннарын котлау матур традициягә әйләнде. Безнең ветераннарыбыз – безнең горурлыгыбыз, алар иң изге теләкләргә, аерым кайгыртуга һәм игътибарга лаек.
