Кадерле ветераннарыбыз, өлкәннәребез!

2021 елның 1 октябре, җомга

Гүзәл һәм лаеклы бәйрәм – Өлкәннәр көне белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Бүген без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Теләсә кайсы яшьтә лаеклы хөрмәт күрсәтергә тырышып, тормышның ни дәрәҗәдә кадерле булуын билгеләп үтәргә омтылабыз.

Эшләгәндә дә, лаеклы ялда булганда да, сез безгә тормыш өчен кирәкле дәресләр бирәсез, игелек һәм гаделлек үрнәге булып торасыз, үз гамәлләребез өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Сез һәрвакыт алда иң яхшысы булачагына ышандыгыз һәм безне дә моңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык һәм ныклык алдында баш иябез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сөендереп торсыннар, кояшлы көннәр һәм күтәренке кәеф Сезгә!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                          Р.Р.Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International