Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү өчен шартлар тудыру максатында, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлык тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган нормалар һәм кагыйдәләр буенча, 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Актаныш муниципаль районында «Хосусый зат» операциясе үткәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейдлар да оештырылды.
Районның шәхси секторында тәртип урнаштыруга төп игътибар бирелде. Бүгенге көндә шәхси хуҗалар тарафыннан 1186 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 349 берәмлеге буенча техник карау уздырылмаган. Операция барышында 35 берәмлек техника тикшерелде, гражданнарга карата 5 административ беркетмә төзелде.
Моннан тыш, үткәрелгән рейдлар барышында предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ачыкланган бозуларны бетерү турында 4 күрсәтмә бирелде, 1 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе.