2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Арча районында «Хосусый зат» профилактика операциясе үткәрелде.
Рейдлар барышында 49 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тракторларны һәм тагылмаларны имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен 14 механизатор административ җаваплылыкка тартылды.
Төп бозу очраклары: билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән һәм техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү, габарит утлары һәм борылышны күрсәтә торган яктырткычлары булмаган тагылмаларны файдалану, ОСАГО полисыннан башка трактор белән идарә итү. Шулай ук административ штрафны вакытында түләмәгән өчен дә 9 беркетмә төзелде.
Күрсәтмәне үтәмәгән өчен «Төрнәле-Пошалым» агрофирмасы» ҖЧҖ юридик заты, 10 000 сум күләмендә административ штраф салынып, җәмәгать суды тарафыннан җаваплылыкка тартылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.