Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Яңа Чишмә районында «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды.
Операция барышында физик һәм юридик затларга караган 29 берәмлек техника тикшерелде. Барлыгы 11 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча 6 күрсәтмә бирелде, аларны бетерү сроклары билгеләнде, 5 вазыйфаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.