«Хосусый зат» профилактика операциясе

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Бөгелмә муниципаль районында 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Хосусый зат» профилактика операциясе үткәрелә. Техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау уздыру турындагы таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавы һәм аларны дөрес урынга беркетү очраклары тикшерелә.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International